30 октябрь көнне 19.30 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы кинозалында (Копылов ур., 2а) Мәскәү режиссеры Борис Гуцның «Фагот» фильмы күрсәтеләчәк. Режиссер үзенең тулы метражлы проектын тәкъдим итә, аннан соң иҗади очрашу булачак. Чара «Кино вакыты» дирекциясе тарафыннан, иҗади очрашулар һәм премьералар циклы кысаларында оештырылган. Проектның уникальлеге шунда: тулы метражлы уен фильмы тулысынча iPhone 7 Plus һәм GoPro ярдәмендә төшерелгән. Тагын бер үзенчәлек: вакыйгалар беренче заттан сөйләнә, төп герой кадрда күренми. Шуңа күрә тамашачы бөтен кичерешләрне үзе аша үткәргән кебек тоела. Яшьләр комедиясендә төп рольләрне Анастасия Пронина, Юлия Ауг, Ольга Кавалай-Аксенова, Анна Даукаева, Александр Дривень башкара.
Белешмә өчен: фильм Борис Гуцның үз акчаларына төшерелгән. Проектка режиссерның моңа кадәр эшләнгән «Арбузные корки» картинасыннан алынган табыш акчалары тотылган. “Фагот” фильмы Выборг шәһәрендә узган “Европага тәрәзә” фестивалендә ике тапкыр билгеләп үтелгән. Картинаның башка уңышлары да күп.