С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстанның Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге камера хоры концерты узачак

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 2 ноябрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы камера хорының концерты узачак. "Минем адрес – Советлар Союзы» программасына О.Фельцман, М.Фрадкин, А.Пахмутова һәм башка композиторларның танылган җырлары кертелгән. Яшьлек, энергия, киләчәккә өмет хисләре белән сугарылган җырларны элеккечә һәм заманча яңгырашта ишетеп булачак. Концертта Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры катнашачак.

"Минем адрес – Советлар Союзы» концерты «Хоровой crossover» абонементы кысаларында уза. Кичә 18.30 сәгатьтә башлана. Чарага аккредитация zhanna2801@yandex.ru электрон адресы буенча башкарыла (Жанна Мельникова, 89274128275).

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы – Республиканың төп академия сәхнәсе, Татарстан, Россия һәм дөньяның әйдәп баручы башкаручылары катнашында классик (симфоник, камера, хор, орган, фортепиано) музыка концертларын уздыру урыны.

Рәсми сайт - gbkz-rt.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International