Мәскәүдә «Осанна» фильмы күрсәтеләчәк

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә, Россия көнендә, 15.30 сәгатьтә, Мәскәүнең яңа Арбаттагы «Октябрь» кинотеатрында Татарстан режиссеры Алексей Барыкинның «Осанна» фильмы премьерасы була. Спектакльдән соң режиссер, фильм рәссамы, төп рольләрне башкаручылар Андрей Мерзликин, Александр Михайлов, Илза Лиепа белән иҗади очрашу булачак. “Осанна” премьерасы «Лучезарный Ангел» халыкара хәйрия фестивале кысаларында махсус вакыйга булачак. Билетлар фестиваль сайтында: http://luchangela.ru/zayavka-na-bilety.

Белешмә өчен: фильм Елизавета Федоровна, Россиянең соңгы патшабикәсе апасы, тормышына багышлана. Фильмның премьерасы 18 июльдә Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Алапаевск шәһәрләрендә, шулай ук өч федераль телеканалда булды. Фильм Казан меценаты Андрей Колмаковның финанс ярдәме белән төшерелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International