«А4» кыска метражлы кино конкурсы башланды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Урам киносы фестивален оештыру комитеты «Снегурочка» бренды белән берлектә авторлар һәм режиссерлар өчен «А4 кыска метражлы кино конкурсы» игълан итә. Катнашу өчен  4 жанрның берсендә төшерелгән кыска метражлы уен фильмнары: комедия, драма, спорт киносы, фантастика кабул ителә. «Снегурочка» А4 кәгазе фильмда бер генә кадр белән булса да тәкъдим ителергә тиеш.

Ноябрь ахырында Россия режиссеры Валерий Тодоровский җитәкчелегендәге жюри җибәрелгән эшләргә бәя бирәчәк. Җиңүче 1 млн сум алачак.

Заявка бирергә һәм конкурс кагыйдәләре белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: http://a4.wsffest.com. Эшләрне 22 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International