Казанда узучы "Concordia" фестивалендә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры Анна Поспелованың "Equilibrio" әсәре премьерасын башкарачак

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә узучы София Гобәйдуллина исемендәге "Concordia" VIII Халыкара заманча музыка фестиваленең өченче концерты кысаларында, 31 октябрьдә Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры “Equilibrio” әсәренең дөньякүләм премьерасын башкара. Әсәр симфония оркестрлары өчен иҗат итүче яшь композиторлар арасында узган Бөтенроссия конкурсы финалисты Анна Поспелова тарафыннан язылган. Конкурс Мәскәү филармониясе һәм “Филармония эшчәнлегенә ярдәм итү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән уздырылган иде. 2012 елда язылган әсәрнең авторы премьерасында булачак.

Фестиваль кичәсендә дирижер пульты артына Александр Сладковский чакыруы буенча килгән Мариин театры дирижеры Гавриэль Гейне басачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International