Татарстан Республикасының “Казан дәүләт циркы” дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе директоры вазыйфасына конкурс игълан ителү турында мәгълүмат

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» директоры вазыйфасына бәйге игълан итте.

Кандидатның югары һөнәри белеме булырга, яше 60тан узмаска, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе 5 елдан да ким булмаска тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 елның 29 октябреннән 9 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, ТР Мәдәният министрлыгының хокукый һәм кадрлар белән эшләү бүлеге, 108нче бүлмә. Ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 10.00-12.00 һәм 14.00-16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә  мөмкин.

Бәйге министрлыкта 15 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә була. Конкурс нәтиҗәләрен йомгаклау комиссиясеннән соң 7 эш көне дәвамында игълан итәчәкләр.

Өстәмә мәгълүматны 8(843)264-74-46, 8(843)264-73-86 телефоннары аша яки mincult.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International