2018 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телендә дөрес язуны тикшерү буенча «Татарча диктант» акциясе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә 55 кеше диктант язды. Татар теле өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм студентлар килде. Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән өзекне Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев укыды. Диктантны укучы Гаяз Исхакый иҗатының татар телен баетуда һәм үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Разил Вәлиев тәкъдим ителгән текстта көндәлек кулланылыштан чыккан иске татар телендәге сүзләргә һәм сөйләм әйләнешләренә игътибар юнәлтте.
“Татарча диктант” – җәмгыятьнең игътибарын дөрес язу мәсьәләләренә җәлеп итү һәм татар телендә хатасыз язу культурасы үсешенә ярдәм итү максатыннан тормышка ашырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе киләчәктә дә бу чарада актив катнашачак.