НТВ телекомпаниясе «ТЫ СУПЕР» халыкара телевидение проекты буенча конкурс игълан итте

2018 елның 26 октябре, җомга

Конкурсны  НТВ  телекомпаниясе уздыра.

Проектта катнашу – үзең турында киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итү, илнең иң яхшы мөгаллимнәре белән эшләү, кабатланмас хисләр кичерү, яңа дуслар табу һәм кумирлар белән танышу мөмкинлеге.

Проектның бурычлары:

Дәүләт учреждениеләрендә яшәүче, тәрбиягә  һәм опекунлыкка алынган ятим балаларга ярдәм итү;

Ятим балаларның һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның иҗатын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту.

Балалар һәм яшүсмерләргә  үз-үзләрен иҗади яктан күрсәтү, үзбилгеләнү өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашучыларга алга таба сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирү.

Уздыру урыны:

1 этап: читтән торып сайлау туры

2-5 этаплар: Мәскәү

Конкурска заявкалар 2018 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International