29 октябрь көнне “Әкият” курчак театры гастрольләр белән Алтайның Барнаул шәһәренә китәчәк. Театр артистлары Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә 2-5 ноябрь көннәрендә эшләячәк. Бу вакыт эчендә Барнаул тамашачыларына “Әкият” курчак театрының соңгы ике сезонда татар халык әкиятләренә нигезләнеп куелган иң кызыклы спектакльләре күрсәтеләчәк: “Өч кыз” (А.Хаиров), «Хаврошечка» (Л.Савчук) һәм «Цветик-семицветик» (В.Катаев).
“Гастрольләр - ул һәрвакыт яңа элемтәләр, сәнгатьтәге казанышларга объектив бәя бирү, хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу, төбәктәге тамашачы белән аралашу”, – диде «Әкият» курчак театры директоры Роза Яппарова.
Гастрольләр кысаларында Барнаулда яшәүче милләттәшләр белән очрашу да оештырылачак.
Исегезгә төшереп үтәбез, Барнаул һәм Казан курчак театрлары арасында алмаш гастрольләр уздыру идеясе быел беренче тапкыр гына тормышка ашырылды.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай крае Хөкүмәте арасындагы “Сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы” килешү кысаларында оештырылган.