23 октябрь көнне «Счастливые истории» Хәйрия фонды һәм Роберт Мөгаллим улы Балтач бистәсендә һәм Мәчкәрә авылындагы урта мәктәпләрдә булды.
Балтач урта мәктәбе һәм Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбе укучылары - “Балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗаты буенча иң яхшы эссе/ инша” конкурсында җиңүчеләр арасында. Танылган татар шагыйренең иҗади очрашуы укучыларның котлаулары белән башланып китте. Нәбиева Алия һәм Гыймадиева Таңсылуга Роберт Миңнуллин дипломнар һәм үзенең автографы белән китапларын тапшырды.
Роберт Миңнуллин әсәрләре геройлары - төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар, әсәрләрендә аларның мәшәкатьләре һәм бәйрәмнәре, шуклыклары һәм шатлыклары, проблемалары һәм борчулары урын алган. Шуңа күрә укучылар шагыйрьне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады. Яраткан авторлары өчен балалар концерт программасы да әзерләгән иде. Сәхнәдә бию номерлары куелды, шигырь укылды, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды.