Сәнгать төне – ел саен ноябрь аенда үткәрелә торган Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе. Ул үзенә төрле мәйданчыкларны берләштерә: театр, музей, галерея, мәдәният сарайлары, китапханәләр. Быел акция “Төн. Сәнгать. Бердәмлек” шигаре астында уза.
4 ноябрьдә 11.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее яңа мәдәни киңлекләр һәм иҗади проектлар белән танышу, мәдәният хезмәткәрләре һәм Казан шәһәренең иң яхшы коллективлары лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге бирә.
Көндезге программа кечкенә кунаклар өчен махсус әзерләнгән. 11.00 сәгатьтә музыкаль-уен дәресе башлана.
Танылган рус язучысы һәм фикер иясе Л.Н.Толстой тууына 190 ел тулу уңаеннан Республика яшүсмерләр китапханәсе «Китапханә һәм яшьләр» исемле виртуаль экскурсия оештыра. Республика балалар китапханәсе балалар өчен Л.Н.Толстой иҗатына багышланган «Уку һәм хозурлану вакыты» дигән дәрес әзерләгән.
Бу көнне музейда “Декоратив күселәр күргәзмәсе” эшләячәк. Бирегә килүчеләр аларны кулларында тота, сыйпый һәм ашата алачак.
Традиция буенча төрле музыкаль, бию һәм театр коллективлары чыгыш ясаячак.
Музей мәйданчыкларында сынлы сәнгать, агач эше, керамик эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Матбугат хезмәте телефоны +7 (843) 292-32-18