Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республика смотр-конкурсы Татарстанда 1988 елдан бирле үткәрелә, ул инструменталь традицияләрне саклауга, инструменталь башкаруны пропагандалауга һәм үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, иҗади яшьләрнең Татарстан Республикасы халыкларының музыка инструменталь иҗатына карата кызыксынуын көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә:
- солистлар;
- кече ансамбльләр (катнашучы саны 4кә кадәр);
- зур ансамбльләр (катнашучы саны 4тән артык).
2018 елда конкурс февраль аенда башланды. 5 зона турында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты
2018 елның 27 октябрендә Мамадыш шәһәрендә бәйгенең III йомгаклау туры һәм гала-концерты узачак. Анда Татарстанның 29 районыннан башкаручылар катнашыр, дип көтелә (Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә. Буа, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кама Тамагы, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Чистай районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән).
Йомгаклау чаралары планында каралганча, мастер-класслар, «Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар» фотокүргәзмәсе оештырылачак, район Мәдәният йорты фойесында фотозона эшләячәк.
Өстәмә мәгълүмат:
Җиһаншина Лилия Хаматхарисовна – 8 (843) 293-27-86
Соловьева Талия Камилевна – 8 (843) 293-27-92
E-mail: rnmc_rt@mail.ru