24 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры София Гобәйдуллина исемендәге «CONCORDIA» VIII Халыкара заманча музыка фестиваленең икенче концертын уздырды. Концерт Совет һәм Россия композиторы, Россия Федерациясенең халык артисты, Россия Федерациясе Композиторлар берлеге рәисе Алексей Рыбников иҗатына багышланган иде.
Композитор маэстро Александр Сладковский чакыруы буенча килгән. ТР Дәүләт симфония оркестры беренче тапкыр композиторның “Скоморох”, “Төнге җыр” һәм “Музыка Ликии" әсәрләрен, шулай ук 6нчы Симфонияне тәкъдим итте. Солистка буларак Алинә Яконина чыгыш ясады.
Бөтен дөньяда танылган композитор исемендәге фестивальгә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Александр Сладковский нигез салган һәм хәзер ул эре халыкара заманча музыка форумы статусына ия.
"Concordia"нең чираттагы концерты 31 октябрьдә булачак. ТР Дәүләт симфония оркестры һәм Александр Сладковский башкаруында беренче тапкыр Анна Поспелованың «Equilibrio» әсәре яңгыраячак.