28 октябрь 12.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында белем бирү абонементның беренче “Ком тарихлары” исемле концерты булачак.
Дәүләт Зур концерт залында берничә ел дәвамында үткәрелә торган «Ком тарихы» проекты яшь тыңлаучыларга исәпләнгән. Ул балаларны төрле стильдәге музыка белән аңлаешлы формада таныштыра. Һәр концертта вакыйгалар нигезендә танылган әкият сюжеты ята, ком анимациясе белән үрелеп бара.
28 октябрь көнне концерт А. Линдгренның “Малыш һәм Карлсон” әкиятенә багышланачак. Әкиятне актерлар Петр Нижинский һәм Асия Мостафина укыячак.
2018/2019 еллар сезонында «Ком тарихлары» абонементында тагын 2 концерт узачак: «Конек-Горбунок» (2019 елның 3 феврале) һәм «Сказки родного края» (2019 елның 7 апреле).