2018 елның 18-20 октябрь көннәрендә Россия дәүләт яшьләр театры һәм Казанның дәүләт яшь тамашачы театры тамашачылар белән эшләү буенча семинар үткәрде. Бу - Россия дәүләт академия яшьләр театры тарафыннан илебезнең төрле театрларында үткәрелә торган семинарлар арасында бишенчесе иде.
2018 елгы семинарның төп темасы – “Театрның белем бирүче учреждениеләр белән хезмәттәшлеге”.
Семинарда Россиянең 25 шәһәреннән (Архангельск, Әстерхан, Әлмәт, Самара өлкәсеннән Вольск, Пенза өлкәсеннән Заречный,Татарстаннан Яшел Үзән, Иваново, Ижау, Тула, Томск, Тольятти, Чебоксар, Магнитогорск, Түбән Тагил, Уфа, Пермь, Чиләбе, Чаллы, Түбән Новгород, Мәскәү һ.б.) килгән 100дән артык театр һәм белем бирүче оешма вәкиле катнашты. Ә Казанның мәктәп, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен Россия яшьләр театры вәкилләре махсус программа әзерләде.
Семинар программасында тамашачылар белән эшләү проектлары тәкъдим ителде. Чараның азагында аларны гамәлгә куйгандагы проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы булды.