Казанда камалыштагы Ленинград балаларына багышланган фильм төшерелә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

“Минем әле үләсем килми” фильмы Ольга Горячева һәм Марина Мусиенко сценариесы буенча төшерелә. Кинопроект Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңеп чыкты. Фильмны “Православие яшьләре” иҗтимагый үзәге һәм “Милли корпорация” продюсерлык үзәгенең Татарстан төбәк бүлеге төшерә.

Хәзерге вакытта күренешләр төшерү Василий Аксенов музей-йортында бара. Анда 1941 елда ике кызы белән ана кеше яшәгән коммуналь фатир күренеше булдырылган. Соңрак Василий Аксенов музей-йортында фильм геройларының хатирәләре, шулай ук 1941 елдагы Яңа ел каршылау күренеше төшереләчәк.

Декабрь аенда төшерү төркеме Санкт-Петербургка барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International