Б. Пастернакның мемориаль музеенда шагыйрә Марина Цветаеваның фаҗигале тормышы турында сөйләүче яңа күргәзмә эшли башлый.
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы -Татарстанда Мәскәү шәһәренең «Я – жизнь, пришедшая на ужин…» иҗади проектын кабул иткән икенче мәйданчык.
2018 елның 17 октябрендә проектның презентациясе булды, анда катнашучылар Цветаеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән яңа, заманча форматта танышты. Кунакларны Чистай дәүләт музей-тыюлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Денис Кондрашин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, 17 һәм 18 октябрь - Чистай өчен истәлекле даталар: 17 октябрьдә мемориаль музейда ике шагыйрьне берләштергән күргәзмә ачыла, ә 18 октябрьдә Борис Леонидовичның Чистай эвакуациясенә килеп, Вавиловлар йортында урнашуына 77 ел тула. Денис Викторович күргәзмәне оештыручыларга «Әдәби Чистай» энциклопедиясен һәм музей-тыюлык басмаларын тапшырды.
Ачылу тантанасында филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы Наил Вәлиев мәртәбәле кунак булды. Ул Чистайның әдәби мирасы турында сөйләде, биредә күргәзмә оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Наил Мансур улы кунакларга үзенең китапларын, шулай ук аның җитәкчелегендә иҗат ителгән башка басмалар бүләк итте.
Күргәзмә 2018 елның 17 октябреннән 17 ноябренә кадәр эшләячәк.
Белешмәләр (84342)5-42-65 телефоны буенча.