Татарстан Республикасы Милли музеенда “Комсомол тарихы – ил тарихы” исемле күргәзмә эшли башлый

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 29 октябрендә ВЛКСМ - Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берлегенә  нигез салынуга 100 ел тула.

Комсомол тарихы - илебезнең берничә буын гражданнары биографиясе белән бәйле. Күп еллар дәвамында комсомол билгесе актив тормыш позициясе атрибуты һәм иясе өчен горурлык иде: чөнки комсомоллар Совет дәүләте тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның һәрвакыт үзәгендә булды.

ВЛКСМ юбилеена Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан яшьләр оешмасы тарихының иң күренекле сәхифәләренә багышланган «Комсомол тарихы – ил тарихы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда 24 октябрьдә 12.00 сәгатьтә ачыла.

Экспозиция республикада комсомол оешмасын булдыру, комсомолларның Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашуы, аларның зур төзелешләрдәге хезмәте, комсомол-яшьләр бригадаларының һәм студентлар хезмәт отрядларының эшчәнлеге, Халыкара яшьләр һәм студентлар фестивальләрендә катнашучылар турында сөйли.

Матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International