Казахстанда XIX Халыкара “Көзге Иртыш моңнары” татар сәнгате фестиваль-конкурсы үткәреләчәк

2018 елның 19 октябре, җомга

Фестиваль-конкурс 2018 елның 30 ноябрь, 1,2 декабрь көннәрендә  Казахстанның Сәмәй шәһәрендә үткәреләчәк. Фестиваль бөек татар драматургы Туфан Миңнуллинның иҗатына багышлап уздырыла.

Фестиваль-конкурсның максатлары:

Татар халкының милли, мәдәни традицияләрен үстерүгә һәм пропагандалауга ярдәм итү, аның үзенчәлекле музыка, хореография, декоратив-гамәли сәнгатен, әдәбият һәм ризыкларын популярлаштыру;

Төрле яшьтәге һәм төрле милләт балаларының иҗади сәләтләрен ачу;

Рухи яктан якынаю һәм үзара элемтә урнаштыру, буыннар арасында бәйләнеш, халыклар арасындагы дуслык идеяләрен алга сөрү, һәм Казакъстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен алга таба үстерү.

Фестиваль-конкурста Казахстаннан, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән килгән 3 яшьтән алып 84 яшькә кадәр өлкәннәр һәм төрле милләт балалары катнаша ала.

Катнашу өчен анкета-заявканы 2018 елның 12 ноябренә кадәр җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International