Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее 2018 елның 25 октябрендә 18.00 сәгатьтә Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә музыкаль-сәнгать кичәсенә чакыра.
Кичә программасында: “Рус-Америка рәссамы Николай Фешин” экскурсиясе һәм «Россиядән Америкага" вокаль-инструменталь музыка концерты.
“Хәзинә” тупланмасының энҗе бөртеге - Николай Иванович Фешин әсәрләре. Галереядә бу искиткеч рәссам, агач белән эшләү остасы һәм скульпторның Россиядәге иң зур коллекциясе урнашкан.
Белешмәләр өчен телефон: (843)236-69-31.