2018 елның 18 октябрендә Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә “Кече тарихи шәһәрләр һәм авыл җирлекләрен саклау һәм торгызу. Проблемалар һәм перспективалар, комплекслы үсеш программалары” темасына IX Бөтенроссия конференция эшли башлады. Ул үз эшен 3 көн дәвам итәчәк.
Конференциядә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе урынбасары Альберт Сәләхов катнаша.