Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Рамил Гарифуллинның иҗат кичәсе була

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

18 октябрьдә 17.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33) танылган психолог һәм психотерапевт, Казан федераль (Идел буе) университетының Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинның иҗат кичәсе узачак. Очрашуда авторның "Казань-ностальжи" дигән китабы тәкъдир ителәчәк.

Рамил Гарифуллин – танылган психолог һәм психотерапевт, Казан федераль (Идел буе) университетының Психология һәм мәгариф институты доценты, манипуляция психологиясе буенча китаплар авторы, кино һәм әдәбиятта психотерапевтик тикшеренүләр жанрына нигез салучы, сценарийлар авторы, режиссер, публицист, язучы һәм шагыйрь.

«Казань-ностальжи» дигән китабында автор көндәлек мәшәкатьләр, көнкүреш проблемаларыннан ял итәргә һәм үткәннәргә сәяхәт итәргә чакыра. Җыентыкта урын алган хикәяләрдә 1960нчы елларда Казан ишегалларында кайнаган тормыш һәм коммуналь фатирларда яшәгән кешеләр хакында бәян ителә.

Теләгән һәркемне чарага чакырабыз.

Керү ирекле 16+.

Белешмәләр  өчен телефон: (843) 292-70-98.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International