2018 елның 17 октябрендә 15.00 сәгатьтә Б.Пастернак мемориаль музеенда Мәскәүнең “Грани” фонды тарафыннан әзерләнгән “Марина Цветаеваның тормышы һәм иҗаты” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә инде Казанда эшләп китте, экспозиция Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә оештырылган иде. Проектның кураторы, «Грани» фонды директоры Натэлла Войскунская сөйләгәнчә, Казанның күргәзмә графигында булуы - очраклы түгел, шагыйрьнең тормышы Казан төбәге — Чистай һәм Алабуга белән бәйле.
Әлеге проектны бары тик күргәзмә дип кенә атап булмый. Ул - шагыйрьнең Мәскәү рәссамнары Светлана Ланшакова һәм Марина Гурова эшләре ярдәмендә тудырылган образлы дөньясы. Эшләргә кул кую урынына Цветаеваның шигырьләреннән өзекләр язылган. Чистайда барлыгы 31 эш тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.