А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда фотографияләр күргәзмәсе ачыла

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

19 октябрьдә 17.00 сәгатьтә А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда «По маршруту Мастера» исемле фотоэшләр күргәзмәсе ачыла. Аның авторы -  дөньякүләм танылган көнчыгыш белгече, Рерихлар гаиләсе тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү буенча фәнни мәктәпкә нигез салучы, тарихчы, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдәге Н. К.Рерих исемендәге музей генераль директоры  Людмила Васильевна Шапошникова (1926-2015 еллар).

Күргәзмә ачылышында “Халыкара Рерихлар үзәге” иҗтимагый оешмасы вице-президенты Сергей Скородумов (Мәскәү), Россия фоторәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Валерий Павлов, А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее директоры  Марианна Гаврилова катнашачак.

Күргәзмә 1923-1928 елларда атаклы рус рәссамы, галим, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм сәяхәтче Николай Константинович Рерихның Үзәк Азия экспедициясенә багышланган. Ул хатыны һәм улы белән бергә Һиндстан, Тибет, Монголия, Алтай территорияләре буйлап сәяхәт кылган. Маршрутның бер өлеше Советлар Союзы территориясе буенча узган.

«По маршруту Мастера» күргәзмәсендә 143 фоторәсем тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 19 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Журналистларны күргәзмә ачылышына чакырабыз.

Оештыручылар белән элемтә өчен: т.89033146839 (Борис Германович Зайцев)

kazan_svet@mail.ru

Матбугат белән элемтә хезмәте: 89063299521 (Диана Галләмова).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International