24 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Казан консерваториясенең Рахманинов залында “Хатын-кыз күңеле” дип аталган концерт була. Ул София Гобәйдуллинаның туган көненә багышлана. Заманча музыка үзәге күп еллар дәвамында мәшһүр композитор София Гобәйдуллинаның туган көнен концерт белән билгеләп үтә. Быел аңа 87 яшь тула. Әлеге концерт Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән бергә әзерләнә.
Концерт программасында София Гобәйдуллина көйләреннән тыш, композиторлар Галина Уствольская, Елена Фирсова һәм Кайя Саариахиның әсәрләре яңгыраячак.
Теләге булган һәркемне Консерваториянең Рахманинов залына (Пушкин урамы, 31) чакырабыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: 230-40-68, 231-41-22.