«Шкодники» киножурналы чираттагы чыгарылышын тәкъдир итте

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында “Шкодники” дип аталган юмористик балалар киножурналы күрсәтелде һәм аның иң яхшы актерларын бүләкләү чарасы булды.

«Шкодники» киножурналы – Казан мәктәпләре укучылары тормышыннан юмористик миниатюралар циклы. 2018 елда проектка 10 ел тулды. Чарада барлыгы 30лап сюжет күрсәтелде.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырды, иҗади уңышлар теләде.

Тантаналы чарада республика телеканалларының танылган алып баручылары катнашты. Алар арасында Анастасия, Макс Проперлов, Марат Дәүләтшин, Юлия Арутюнова, Ольга Шмелева, Дарья Мәҗитова, Иван Игнатов, Светлана Новикова бар иде. Кинотеатр холлында проектның алдагы сезонында катнашырга теләүчеләр өчен кастинг үткәрелде, “Казан әниләре” иҗтимагый хәйрия оешмасының иҗади эшләреннән ярминкә оештырылды.

Белешмә өчен: “Шкодники” – “Junior Life” кино сәнгате мәктәбе проекты - Канндагы V һәм VI Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивалендә катнашучы һәм призер, күпсанлы республика конкурслары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивальләре лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International