13 октябрь көнне Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Казанның барлык театрлары катнашында Россиядәге Театр елына багышланган бәйрәм флеш-мобы узды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясендә 2019 елда Театр елын үткәрү турындагы" Указга кул куйды.
Бу көнне килгән һәр кеше үзен актер ролендә спектакльләрдә сынап карый алды.
Чара вакытында барлык кунаклар өчен урам квестлары, кыйммәтле призлар уйнату һәм яраткан актерлар белән фотога төшү оештырылды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасының халык артисты Луара Шакирҗанова, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Илдус Әхмәтҗанов та катнашты.
Татарстан Республикасы министры урынбасары Дамир Натфуллин үз чыгышында: «Безнең өчен ел гади булмас. Ул кызыклы, истә калырлык булачак. Сезгә кызыклы проектлар, уңышлы Театр елы телим», - дип билгеләп үтте.