15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел-Урал төбәгендә угыр-мадьярлар: тарихи мирас» күргәзмәсе эшли башлады. Чара IV Халыкара Мадьяр симпозиумы кысаларында үткәрелде. Ачылыш тантанасында Самара, Уфа, Чиләбе, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән күренекле галимнәр, шулай ук Венгрия хезмәттәшләре катнашты.
Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Г.Р.Нәҗипова, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Петер Пазмань исемендәге Католик университеты ректоры Сабольч Суроми, университетның археология бүлеге җитәкчесе Атилла Төрк, Археология институты директоры. А.Х.Халикова, А.Г.Ситдыйков чыгыш ясады.
Күргәзмә Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан Археология институты белән берлектә оештырылды.
Күргәзмә борынгы мадьяр мәдәниятен өйрәнгән күренекле археологлар Е.А.Халикова һәм А.Х.Халиков истәлегенә багышлана.
Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр эшләячәк.