Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһаповка куелачак һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ябык иҗади конкурс башлануы турында игълан итә.
Конкурсның бурычлары – тәкъдим ителгән һәйкәл проектларын, ул урнашачак урынны төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне өйрәнү.
Ябык иҗади конкурс 2018 елның 15 октябреннән 2019 елның 20 гыйнварына кадәр уздырыла.