18 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Голландия язучысы А.Шмидтның әкиятенә нигезләнгән Э.Гыйлемханова инсценировкасындагы «Принцесса Крапинка» спектакле куела.
Әлеге тылсымлы тарихны курчак сәхнәсендә күрсәтүче - Татарстан Республикасының халык артисты Эльвира Гыйлемханова, сәнгать бизәлеше өстендә Екатерина Спиридонова эшләгән, ә спектакльгә музыканы Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган. Спектакль тамашачыны үзенчәлекле сценография белән шаккатырачак. Матур декорацияләр, кызыклы сюжет, музыкаль бизәлеш— болар барысы да спектакльгә уңыш өстәргә тиеш. Әлеге курчак әкияте балалар өчен үзенә күрә могҗиза белән очрашу, кызыклы һәм истә калырлык маҗара булып истә калачак. Спектакль 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен исәпләнгән.
Спектакль куелышы “Бердәм Россия” партиясенең “Театр - балаларга” федераль программасы кысаларында тормышка ашырылган.
Элемтә өчен: 8 9046 65 18 14, 237-70-05, Дилия Шаязданова.