2018 елның 17 октябрендә 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Газиз Гобәйдуллинның юбилей күргәзмәсе ачыла.
Рәссам Газиз Гыйльметдин улы Гобәйдуллин Казанда туа, 1971 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, республика башкаласының Идел буе районы Пионерлар йортында укыта. Чабаксар педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаганнан соң, 1989 елда 5нче сәнгать мәктәбендә һәм Казан федераль университетында дизайн һәм милли сәнгать кафедрасында педагогик эш алып бара. Ул, хезмәттәшләре әйтүенчә, «бөтен гомерен педагогикага багышлаган кеше». 2002 елда Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителә.
Газиз Гобәйдуллин картиналарында, аның шәһәр һәм авыл пейзажларында, урын мохитенә зур игътибар бирелә, сюжетның энергетикасы, геройларның бер-берсе һәм тамашачы белән бәйлелеге һәм бөтенлеге сурәтләнгән. Рәссам еш кына табигатькә, Биектау һәм Саба районнарының яраткан авылларына чыгып, илһам алып кайта, аннары аларны үзенең рәсемнәренә күчерә.
Күргәзмә 2018 елның 3 ноябренә кадәр эшләячәк.
Белешмәләр өчен телефон: 5678-043.