2018 елның 28 сентябреннән 2 октябренә кадәр Кырымда Татарстан Республикасы дәүләт камера хорының гастрольләре узачак. Коллектив Симферополь һәм Бакчасарайда концертлар белән чыгыш ясаячак. Сәфәр Татарстанның музыка сәнгатен Россия төбәкләрендә популярлаштыру максатыннан оештырыла. Гастрольгә бару Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен бүлеп бирелә торган грант чаралары ярдәмендә мөмкин булды.
30 сентябрьдә Симферополь сәнгать музеенда ТР Дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова) һәм «Таврический Благовест» хорының (сәнгать җитәкчесе – Владимир Николенко) уртак концерты узачак. "Дуслык күпере» программасына татар телендә хор әсәрләре керәчәк: Татарстан композиторларының халык җырлары оригиналь аранжировкаларда да яңгыраячак.
1 октябрьдә камера хоры Бакчасарайда чыгыш ясаячак, татар халык һәм автор хор музыкасының иң яхшы үрнәкләре (Ш. Шәрифуллин, С. Габәши әсәрләре), нагайбак һәм кырым татарлары җырлары яңгыраячак.