Мәдәнитара диалог буенча Казан форумы Болгарда дәвам итте

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан мәдәниятара диалог форумы кунаклары белән бергә Болгар тарихи-археология комплексында булды.

“Болгар тарихи-археология комплексы” бөтендөнья мирасы объекты буйлап экскурсия Болгар цивилизациясе музееннан башланды.

Кунаклар шулай ук иске шәһәрлектә булды: Җәмигъ мәчете хәрәбәләрен, Зур манараны, Көнчыгыш төрбәне, Кара пулатны, Идел буе болгарларының исламны кабул итүенә багышлап куелган  Истәлекле билгене, дөньядагы иң зур Коръән басмасын карады.

Казан мәдәниятара диалог форумы утырышы “Кол Гали” кунакханәсенең конференцияләр залында, түгәрәк өстәл форматында дәвам итте. Анда катнашучылар «Гуманитар иминлекнең һәм тотрыклы үсешнең императивы буларак, кешелек дөньясының мәдәни күптөрлелеген саклап калуда БМО һәм ЮНЕСКОның роле» темасына фикер алышты.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышны ачып: “Без Болгар тарихына кереп калачакбыз. Чөнки Сезнең белән бергәләп беренче тапкыр бу залда “түгәрәк өстәл” артына җыелдык. Ата-бабаларыбыз, безне бу рәвешле тарихи нигезебезгә  кайтыр, тарихи һәйкәлләрне торгызу юлы белән истәлекләрне яңартыр, дип хыяллана да алмаган. Минем фикеренчә, без ихлас күңелдән күңел өчен бик мөһим шәфкатьле эш башкарабыз”, - дип сөйләде.

Форум кунаклары һәм анда катнашучылар Казан форумына әзерләнеп бастырылган яңа китапларны тәкъдир итүдә катнашты.

Алга таба алар үз эшләрен секцияләрдә дәвам иттеләр: “Бөек ефәк юлы - диалог һәм мәдәни якынаю юлы”, “Мәдәниятләр диалогы шартларында мәдәни мирасны саклау”, “Мәдәниятләр һәм конфессияләр диалогы: хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсе”  темалары буенча фикер алышты.

Форумда шулай ук Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның мәдәни дипломатия буенча махсус илчесе Хедва Сер, Бахрейнның мәдәният һәм борынгылык эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ЮНЕСКО каршындагы Һиндстан вәкиле Виней Оберой, ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис (Греция), Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Дмитрий Воякин һәм башка галимнәр, экспертлар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International