Рөстәм Миңнеханов: Дөньяның мәдәни күптөрлелеге глобаль үзгәрешләр шартларында аеруча зур кыйммәткә ия

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Дөньяның мәдәни күптөрлелеге глобаль үзгәрешләр шартларында аеруча зур кыйммәткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәдәниятара диалог форумы ачылышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Тантанада ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

«Без кунакларыбыз арасында олы галимнәр, танылган экспертлар, халыкара җәмәгатьчелекнең күренекле вәкилләре булуына шатбыз. Бу форумның уңышлы эшләвенә уңай тәэсир итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Президент билгеләп үткәнчә, яңа технологияләрне куллану төрле мәдәниятле кешеләргә фикер һәм идеяләр алмашу, бер-берсен яхшырак белү, үзгә фикер һәм тормыш рәвеше белән танышу өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә. Икенче яктан, шул ук технологияләр һәм мегаполисларда яшәү массакүләм холык трендларын формалаштыра, кешеләр үзләренә охшамаганнардан ераклашырга тырыша башлый. Шуңа бәйле рәвештә, дөнья халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, мәдәниятара диалогны ныгыту, әхлакый һәм рухи хәзинәләрне барлау аеруча мөһимләшә, дип саный Татарстан Президенты.

«Мәдәниятара диалог бөтен дөньяда тынычлыкны саклау, көч кулланучы экстремизмны булдырмый калу, кеше хокукларын ихтирам итү һәм үзара аңлашуга ярдәм күрсәтү өчен әһәмиятле. Бу идея ЮНЕСКО эгидасында уздырылучы Мәдәниятләрне якынайту буенча халыкара унъеллык нигезенә салынган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без үткәнебезне саклыйбыз, бүгенге тормышыбызны корабыз, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бу – безнең гасырлардан килгән традицияләргә, гади кешеләрнең яшәү рәвешенә һәм дәүләт сәясәтенә нигезләнгән юлыбыз».

Татарстан Президенты фикеренчә, этникара хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә  Россиянең 170тән артык халык вәкиле туган йорты дип Татарстанны саный. Республикада Татарстан халыклары Ассамблеясы эшли, 8 Халыклар дуслыгы йорты һәм 100гә якын  милли-мәдәни үзәк бар. Тынычлык һәм татулыкны саклауга иҗтимагый берләшмәләр зур өлеш кертә. Беренче чиратта, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль милли-мәдәни татарлар автономиясе, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Республика Мөселманнары диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм башка бик күп оешмалар.

«Республикада программалар комплексы кабул ителгән, милли дәүләт сәясәте өлкәсендә эре проектлар гамәлгә ашырыла, илебезнең әйдәп баручы мәгариф һәм рухи-гыйльми үзәге – Болгар ислам академиясе эшли башлады. Моннан тыш, бөтен дөньяда мәгълүм булган Казан Мәрьям-ана иконасы соборы торгызыла башлады», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мин Ирина Георгиевна Бокованың “Успенье соборын һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре” объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырганда әйткән сүзләрен хәтеремдә саклыйм: “Безнең бурыч – мәдәниятләрне, халыкларны, аларның күптөрлелеген саклап, берләштерү юлы белән мәдәни мирасның гасырлар буе тупланган куәтен арттыру”. Әлеге тезис безнең эшебезнең асылын җитәрлек дәрәҗәдә чагылдыра. Сез аның белән форумыбыз уздырылган көннәрдә таныша аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге форум темасы - «Гуманитар иминлекнең һәм тотрыклы үсешнең императивы буларак, кешелек дөньясының мәдәни күптөрлелеген саклап калуда БМО һәм ЮНЕСКОның роле» - актуаль һәм мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов, Казан мәдәниятара диалог форумы мәдәниятләрне якынайту һәм бөтендөнья партнерлыгы механизмнарын активлаштыру өчен булдырыла торган эшлекле халыкара мәйданчыклар һәм платформаларның берсенә әверелер, дигән ышаныч белдерде.

«Безнең форумдагы дискуссияләр әхлакый принципларның иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гуманлаштырудагы урынын һәм ролен аңлауга үз өлешен кертер, дип өметләнәм. Форумда катнашучыларга һәм кунакларыбызга уңышлы эш, республикабыз һәм Казан белән танышудан уңай тәэсирләр телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International