7 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла. Бу – “Казан Кремле” музей-тыюлыгы тарафыннан Татарстандагы Толстой елы кысаларында үткәрелә торган чираттагы чара. Ул ачык һавада бөек рус язучысының тууына 190 ел тулырга берничә көн кала эшли башлаячак “Үзеңә ышан” күргәзмәсеннән соң ачыла. “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе Толстойның ислам һәм мөселман зыялыларының фикерләренә булган кызыксынуын чагылдыра.
Экспозициядә классикның Коръән һәм ислам тематикасы булган басмаларны укыганда тамгалар калдырган битләрен, Мисыр һәм Һиндстан галимнәре, татар зыялылары белән язышкан язмаларын күреп булачак.
Хатлар һәм фотографияләр Толстойның Фатих Кәрими, Садри Максуди, Гайнан Ваисов белән очрашуларын дәлилли. Корреспонденция арасында Фатих Әмирханнан килгән хат аеруча кызыклы. Казан публицисты һәм язучысы Толстойга киңәш сорап мөрәҗәгать итә. ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында сакланган кулъязма киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтелә.
Лев Толстойның повесть һәм хикәяләре үзе исән чакта ук Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү, Сәгыйть Сүнчәләй тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән. Бу – рус язучысының татар зыялылары арасында дәрәҗәсе зур булуын күрсәтә.
Күргәзмә Казан халкын һәм башкала кунакларын ике төрле караш белән таныштыра. Беренчедән, экспозиция исламны яхшы белгән һәм аның әхлакый принципларын югары бәяләгән Лев Толстойның мөнәсәбәтен күрсәтә. Икенчедән, күргәзмә бөек рус язучысын хөрмәт иткән мөселман галимнәре һәм татар зыялыларының карашын аңларга мөмкинлек бирә.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-25; 567-81-52
islammuseum@yandex.ru; http://kazan-kremlin.ru