Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта 20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада VIII “Казан көзе” Халыкара опера фестивале концерты булды.
Фестиваль Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфония оркестрының концерт сезонында мөһим урын алып тора. Кичәдә солистлар Ольга Толкмит һәм Андрей Жилиховский чыгыш ясады. Дирижерлар – Россиянең халык артисты, Татарстан Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, Татарстанның атказанган артисты Василий Валитов.
Концертта рус, немец һәм итальян композиторлары В.Моцарт, Дж.Россини, Ж.Бизе, Г.Доницетти, Дж.Пуччини, А. Дворжак, П.Чайковскийның операларыннан классик арияләр яңгырады.
«Казан көзе» фестивале кысаларында, 15 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында Россиянең халык артисты Хибла Герзмава, ә 17 октябрьдә Әзербайҗанның халык артисты Динара Алиева катнашында концерт узачак.