Татарстанның «Мулла» фильмы беренче тапкыр кинофестиваль призын алды

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Оренбургта узган XI  Халыкара “Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм Авангард” кинофестиваленең иң зур бүләгенә - “Алтын сармат арыслан”га режиссер Рамил Фазлыевның «Мулла» фильмы лаек булды. Бүләкләрне тапшыру тантанасы 30 август көнне узды.

Киноның режиссерын Рамил Фазлыевны жюри “Иң яхшы актер” номинациясендә дә җиңүче итеп билгеләгән. Барлыгы фестивальдә  24 приз тапшырылган.

Белешмә өчен: «Мулла» фильмын төшерү фикерен композитор Марат Әхмәтшин тәкъдим иткән. Яшь мулла Әсфәндиярне Әтнә драма театры җитәкчесе Рамил Фазлыев уйный, шул ук вакытта ул, башкалабызның яшь режиссеры Әмир Галиәскәров белән берлектә,  тасманың режиссеры да.

Фильм төп герой Әсфәндиярнең бер эшмәкәр чакыруы буенча авылга мулла булып килүе турында. Авылда имансызлык һәм динсезлек проблемасы җитди торуы ачыклана. Бу вәзгыятьне яшь мулла  үзенең ихлас ышануы һәм нык характеры ярдәмендә үзгәртергә тиеш була.

Фильмда, пьесада кебек үк, мәхәббәт темасы да бар. Төп хатын-кыз Налимә ролен Әтнә театрының әйдәп баручы актрисасы Гүзәл Гафарова уйный. Ул тамашачыга “Ак чәчәкләр” сериалы аша,  шулай ук  Чыңгыз Айтматовка багышланган фильмда язучының әнисе роле аша яхшы таныш.

«Мулла» фильмында рольләрнең берсен Россиянең киноактеры Марат Башаров башкара. Картина татар әдәбияты классигы Туфан Миңнуллинның 2006 елда басылган әсәре буенча төшерелгән. Пьеса берничә тапкыр Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International