В.И. Ленинның музей-йортында В.И. Ульянов-Ленин туганнарының нәсел дәвамчылары белән очрашу була.

2018 елның 17 августы, җомга

20 август көнне 11.00 сәгатьтә В.И. Ленинның музей-йортында В.И. Ульянов-Ленинның анасының апасы Любовь Александровна Ардашева-Пономареваның нәсел дәвамчылары белән очрашу була.

Ардашевлар нәселе ХХ гасырның күренекле шәхесе, иң бөек сәясәтчеләрнең берсе турындагы хәтерне саклап калуга зур өлеш керткән. Алар Казанда яшәп, В.И.Ульянов-Ленинның музей-йортын һәм Кокушкинодагы музейны булдыруда актив катнашкан. Алар ярдәмендә музейларның мемориаль предметлар коллекциясе баетылган.

Ульяновлар һәм  Ардашевлар гаиләләре туганнар кебек якын булган. 1887 елда Любовь Александровна Кокушкинога сөрелгән Анна һәм Владмимир Ульяновлар өчен үз өстенә җаваплылык алган, аның улы Александр Ардашев 1888 елда Владимир Ульяновны Казанның шахмат мәктәбенә алып килгән. Икенче улы - Санкт-Петербург университеты студенты Владимир Ардашев - В. Ульяновка юридик факультет курсы буенча имтиханнар бирергә ярдәм иткән.

Очрашуга музей һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган. Дәрәҗәле кунаклар арасында Басова Ирина Михайловна, Карчевская Наталья Николаевна, Карчевский Дмитрий Константинович бар.

Программада:

- музей бакчасында Хәтер аллеясына нигез салу;

 -Ардашевлар гаиләсе тарафыннан төрле елларда музейга бирелгән мемориаль предметлардан оештырылган күргәзмәне тәкъдир итү;

- музейга Л.Н. Толстой биләмәсеннән предметларны бүләк итү.

Татарстанның Милли музее матбугат хезмәте телефоны: (843) 292-32-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International