3 – 6 сентябрь көннәрендә Казанда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Кино вакыты» Бөтенроссия белем бирү форумы узачак. Әлеге чара Х Казан халыкара яшьләр һәм балалар фестивале белән берьюлы 3 мәйданчыкта үткәрелә: В.И. Ленин исемендәге комплекс кинозалы, Казан дәүләт мәдәният институты, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе шоу-румы.
Форум ачылышы 3 сентябрьдә Ленин комплексында булачак. программада түбәндәге секцияләр тәкъдим ителгән: «АвторТочкаЯ» (яшь кинематографист өчен авторлык хокукы турында мәгълүмат бирү), «Generation P» (кино һәм ММЧ), «Work in Progress». Биредә беренчел монтаж һәм пост-продакшен стадиясендәге эшләр тәкъдим ителәчәк.
Белгечләр комиссиясе составына кино белгече, культуролог, алып баручы, журналист, педагог, Мәскәү Халыкара кинофестиваленең программа директоры Кирилл Разлогов, Сочи кинофестивале программа директоры Нина Кочеляева, кинодистрибьютор (Иран) Алиреза Шахрохи, режиссер, продюсер, сценарист, актер, композитор Юрий Быков, тәнкыйтьче, «Кинотавр» программасы кураторы Ирина Любарская, «FestAgent» кинофестиваленең проектлар координаторы Ольга Баженова, «КАРО.Арт» юнәлеше җитәкчесе Макс Горбов бар.
Форумның махсус призы белән иң яхшы дебют эше бүләкләнәчәк. Яшь кинематографистлар прокат таныклыгы өчен сертификат һәм “Казанда кино вакыты” фестиваль альманахына керү мөмкинлеге алачак.
Элемтә өчен мәгълүмат:
“Кино вакыты” дирекциясе җитәкчесе: Альбина Нәфыйгова (+7 919 697 36 09)
Башкаручы директор: Александр Ишимов (+ 7 927 402 07 66)
Программа директоры: Адилә Хәйбуллина (+7 903 313 10 43)
Логистика буенча администратор: Екатерина Игнатьева (+7 903 342 08 17)
Матбугат секретаре: Ирина Егоренко (+7 987 235 88 55)