Татарстан Республикасы вәкиле «Человек с...» проекты белән «iВолга 2018» яшьләр форумының җиңүчесе булды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан вәкиле Инесса Клюкина Идел буе федераль округының «iВолга 2018» яшьләр форумында җиңүче булды. Инесса «Человек с…» видеотапшырулар циклы проекты белән МедиаДулкын сменасында беренче урын алды.

Әлеге проект – физик мөмикнлекләре чикләнгән кешеләрнең зур уңышларга ирешүе турындагы видеороликлар сериясе, алар интервью форматында YouTube каналында чыга.

Проектның максаты – җәмгыятьтә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата дөрес караш формалаштыру, хезмәт базарында аларга ихтыяҗ булуны, тормышта үз урыныңны табу өчен мөмкинлекләреңне барлау кирәклеген аңлату, инвалидларны тәрбияләүче ата-аналарга балаларының актив тормыш алып барырга, эшләргә, спорт, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре барлыгын күрсәтү.

Проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 5 геройны төшереп, яшьләр контентын киңәйтүдән гыйбарәт. Тапшыру инде YouTube каналында чыга һәм аның беренче геройлары – Казанда яшәүчеләр булган.

Элемтә өчен:

Программаның мөхәррире һәм алып баручысы Инесса Клюкина 89655842782

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International