Болгар музей-тыюлыгында «Үткәннәргә кайту” исемле күргәзмә ачыла

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

5 июль 11.00 сәгатьтә Болгар дәүләт музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика халык рәссамы,  Чаллының Мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның «Үткәннәргә кайту” исемле шәхси  күргәзмәсе ачыла.  2017 елда автор Татарстан мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты булды.

Күргәзмәдә рәссамның Болгар музей-тыюлыгына бүләк итеп биргән 40тан артык эше куелган. Мадияр Хаҗиев өчен рухилык әһәмиятле роль уйный. Автор, “Этник” авангард стилендә, алдагы буын  тәҗрибәсе, традицияләре нигезендә яңалыкка омтылып иҗат итә. Күргәзмәдәге әсәрләренең төп тематикасы – көнкүреш мәшәкатьләре һәм традицияләр белән сугарылган авыл тормышы, натюрморт һәм Болгар музей-тыюлыгы пейзажлары. Аның шамаил техникасында башкарылган  дини эчтәлеге булмаган картиналары да кызыклы. Әлеге эшләр, гадәттәгечә, пыялада, фольга кулланып эшләнгән. Күргәзмә ачылышында Хаҗиев Мадияр Шәрип улы үзе һәм Болгар балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашачак. Балалар өчен рәссам осталык дәресе күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International