Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы була

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Иртәгә 15.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы була. Ул 2017 елда “2014-2020 елларда Татарстан дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли бердәйлеген саклап калу (2014-2019 еллар)” дәүләт программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланачак.

Утырышка ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советы әгъзалары, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт советы, эшчәнлекләренә Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләре кергән министрлык һәм ведомстволар вәкилләре чакырылган. Утырыш йомгаклары буенча күпмилләтле республикада дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International