Казанда Халыкара төрки кино фестивале турында сөйлиләр

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Иртәгә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2нче йорт) 13.00дә Казанда узачак Халыкара төрки кино фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. Фестиваль 21-25 март көннәрендә үтә. Кинофорумда Россия, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм Төркмәнстан вәкилләре катнашуы көтелә.

Матбугат конференциясендә Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, совет, төркмән кинорежиссеры, Төркмән ССРның халык артисты Ходжакули Нарлиев; “Татаркино” директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова; бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International