Бүген 11.00дә “Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр үзәгендә Үзбәкстан фоторәссамы Владимир Ковреин күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә останың егерме эше тәкъдим ителәчәк.
Аның исеме бөтен дөньяга мәгълүм. Аның күргәзмәләре Япония. АКШ, Франция, Германия, Италия, Һиндстан, Украинада узган.
Соңгы ике елда ул бары Үзбәкстанның ислам архитектурасы шедеврларын төшерү белән мәшгуль. Бүген ачылачак күргәзмәдә нәкъ шулар тәкъдим ителәчәк.