IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында “Мир” кинотеатрында фильмнар күрсәтелә

2018 елның 16 феврале, җомга

21 февраль көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә.

Тамашачыларга Төмәндә яшәүче сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Сәйдүков турында «Салам алейкум, Сибирь» (реж. Д.Халилова) һәм ата-аналар һәм балалар проблемалары, тормышның чын кыйммәтләренә багышланган “Дикарь ” (реж. Ф.Утарбаева) фильмнары тәкъдим ителә. “Дикарь” фильмы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Яшь Россия” номинациясендә җиңгән иде.

IV Төрки яшьләр фестивале Казанда 18-21 февральдә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International