22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.
1999 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар бар. Төрле елларда әлеге премияне М.Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев, Т.Еникеев, З.Хәким, Т.Миңнуллин, А.Степанова, А.Славутский, Р.Таҗетдинов, М.Айтуганова, Р.Исрафилов һәм башкалар алды.