Татарстанда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 500дән артык мәдәни чара узачак

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яңа ел бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган чараларга багышланган брифинг узды. Анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Ул Яңа ел каникуллары көннәрендә мәдәният учреждениеләрендә узачак чаралар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2017 елның 20 декабреннән 2018 елның 15нче гыйнварына кадәр республикада 500дә артык бәйрәм чарасы уздыру ниятләнгән.

Әйтик, 20 нче декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “La Primavera” Казан камера оркестрының “Опера под Рождество” концерты күрсәтелә. Анда Россия дәүләт Зур театры солисты Роман Муравицкий катнаша.

Бәйрәм афишасына Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының “Сказка о царе Салтане”, “Новогодний вечер с Максимом Дунаевским”; Татарстанның Дәүләт камера хорының “Алтын граммофон”; “Кружится метелица”, “Новый год по-Венски”, “Рождество при свечах”, “В джазе только девушки” Раштуа фестивальләре, “Снегурочка” дигән Яңа ел тамашасы һәм солист Владимир Магашвили, ТР Яшьләр симфоник оркестры, шулай ук “Ренесеанс” оркестры катнашында орган музыкасы концертлары узачак, - дип хәбәр итте министр.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  21 нче декабрьдән 7 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм балалар вокал, хореографик, театр студияләрендә шөгыльләнүчеләр катнашында “Необыкновенное космическое путешествие” тамашасы узачак. 22 нче декабрьдән 4 нче гыйнварга кадәр Татарстанның Филармония джаз-оркестры “Аленький цветочек”, “Нехочуха”, “Буратино” Яңа ел спектакльләрен тәкъдим итә.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, 25 һәм 26 нчы декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында И.Штраусның “Летучая мышь” опереттасын карап булачак. 27-28 декабрьдә Операда Яңа ел балы оештырыла (“Кострама” Россия милли шоуы). 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында “Морозко” театральләштерелгән тамашасын  күреп булачак.

В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театрының Яңа ел афишасында (26 декабрь – 7 гыйнвар) «Иван-дурак и черти», «Золотой ключик, или приключения Буратино», «Красная шапочка», «Доктор Айболит» спектакльләре бар.

20 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын “Малыш һәм карлсон”, “Подарки Деда Мороза” спектакльләре белән сөендерәчәк. Программада, шулай ук, Кыш Бабай, Кар Кызы, “Новогодние приключения бременских музыкантов” әкият персонажлары катнашында чыршы янында интермедия каралган.

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исә, 20 декабрь - 6 гыйнвар көннәрендә балалар өчен “Нәрсә соң ул Яңа ел?”, “Али баба һәм өч карак”, “Шүрәле онлайн” спектакльләрен күрсәтәчәк.

Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исә 20-30 декабрь көннәрендә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын тәкъдим итә.

Казан Дәүләт яшь тамашачы театрныда 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр тамашачыларга «Как по щучьему велению», «Пингвины», «Я считаю до пяти» спектакльләре күрсәтеләчәк.

Татарстанның муниципаль берәмлекләрдәге театрлары да Яңа ел программасы әзерләгән. Әлмәт татар дәүләт драма (21-27 декабрь) “Шоколад фабрикасы” дигән Яңа ел кичәсенә чакыра.

Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 20 декабрь - 5 гыйнварда “Кәҗә белән сарык маҗаралары” музыкаль әкиятен тәкъдим итә.

Буа дәүләт драма театры, А.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрлары да балалар өчен төрле тамашалар әзерләде, дип белдерде Татарстан мәдәният министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International