ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

22 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм музейның филиалларында Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган берничә чара узды.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 июль көнне 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Хәят агачы» проекты кысаларында беренче тапкыр башкорт мәдәнияте бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар узачак. Проект 2022 елның җәендә башланып китте һәм марый, удмурт, чуаш һәм мордва халкына багышланган иде.

27 һәм 28 июньдә Казанда Үзбәкстан Дәүләт яшьләр театрының «Зур гастрольләре» узачак. Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Ташкенттан килгән театрның 2 спектакле узачак.

"Александр Македонский. Көнчыгышка юл" күргәзмәсе Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан тәкъдим ителә. Анда безнең эрага кадәр IV гасырдан башлап XIX гасыр ахырына кадәрге чорны колачлаган археология, рәсем сәнгате, корал, скульптура, ювелир сәнгате, нумизматика тәкъдим ителә. "Эрмитаж-Казан" үзәге күргәзмәнең 400 экспонатыннан иң үзенчәлекле шедеврларны аерым билгеләде, аларга, һичшиксез, һәр килүче игътибар итәргә тиеш.


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган «Татарстан - Җиңүнең тыл базасы» күчмә стенд күргәзмәсе 20 июньдә Яшел Үзән районында «Мирас-Наследие» балаларны сәламәтләндерү лагеренда ачылды. Күргәзмә лагерь территориясендә узучы «Беренчеләр вакыты» оешмасы сменасы кысаларында эшли. Экспозицияне 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләре (ТР Милли музее филиалы) әзерләде.

«Әлбәдән-2023» V Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале 2023 елның 24-25 июнендә Брест крепостеның соңгы сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган ягында - Татарстан Республикасы Питрәч районында урнашкан Альвидино авылында узачак. Керү ирекле. 6+.

"Без яшь идек, ләкин шәхси бәхеткә түгел, ә шәхси батырлыкка омтылдык".

24 июньдә 14:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Иртәгә сугыш булды" спектакленең премьерасы узачак. Чара Хәтер һәм фаҗига көненә багышлана.

«Россиядә уйлап табылган» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Мәдәният министрлыгының Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль китапханәләре базасында «Җирле даһи» талантлар туплау нокталарын булдыруда 2023 елның 8 июненнән 21 августына кадәр китапханәләргә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Даһи - ул син!» конкурсын үткәрә.

“Яшәү сәнгате” мәдәни-агарту үзәге татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова белән чаралар циклын дәвам итә. 28 һәм 29 июньдә татар зәркән бизәлешенә багышланган очрашулар узачак.

30 июньдә 18:30 сәг. Казан яшь тамашачы театрында «Бер аягым ярда, икенчесе - көймәдә» спектакленең премьерасы булачак. Ул танылган совет язучысы, актер һәм кинорежиссер Василий Шукшинның хикәяләре буенча куелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International