ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

«Россиядә уйлап табылган» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Мәдәният министрлыгының Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль китапханәләре базасында «Җирле даһи» талантлар туплау нокталарын булдыруда 2023 елның 8 июненнән 21 августына кадәр китапханәләргә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «Даһи - ул син!» конкурсын үткәрә.

“Яшәү сәнгате” мәдәни-агарту үзәге татар милли костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова белән чаралар циклын дәвам итә. 28 һәм 29 июньдә татар зәркән бизәлешенә багышланган очрашулар узачак.

30 июньдә 18:30 сәг. Казан яшь тамашачы театрында «Бер аягым ярда, икенчесе - көймәдә» спектакленең премьерасы булачак. Ул танылган совет язучысы, актер һәм кинорежиссер Василий Шукшинның хикәяләре буенча куелган.

2023 елның 24 июнендә 18:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Әкият» курчак театры «Мактанчык әтәч» спектаклен күрсәтәчәк. Керү ирекле.

Хәрби күргәзмә 22 июньдә Хәтер һәм фаҗига көненә багышлана һәм "Идел" лагеренда "Беренчеләр вакыты" оешмасы сменасы кысаларында ачылачак. Әлеге күргәзмә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде һәм тәкъдим ителә.

Күргәзмә 2023 елның 27 июненә кадәр дәвам итәчәк.

2023 елның 1 июлендә Татарстанның Тәтеш муниципаль районының Кильдюшево авылында «Валда Шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узачак.

Татарстан Республикасында «Мәдәният йорты. Яңа формат - 2023» проектының гамәлгә ашырылган  иң яхшы проектын билгеләү конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Конкурс өч номинация буенча узды.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Хәбәр итәбез, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзебезнең цифрлы продуктларны, сервисларны һәм платформалы чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү проектларына дәүләт ярдәме чараларының комплекслы системасы эшли.

26нчы июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программа тәкъдим итә.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International