Горький исемендәге ял паркында «Хәят агачы» - башкорт мәдәнияте бәйрәме узачак

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

5 июль көнне 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта «Хәят агачы» проекты кысаларында беренче тапкыр башкорт мәдәнияте бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар узачак. Проект 2022 елның җәендә башланып китте һәм марый, удмурт, чуаш һәм мордва халкына багышланган иде.

Программа:

18.00 – мәйданчыклар («Традицион костюм һәм аның элементлары», «Декоратив-гамәли сәнгать», квест программа «Урман серләре», «Музыкаль инструментлар», «Балачак аланы», «Әкият аланы»)

18.00 – фольклор коллективлар чыгышы

18.50 – башкорт биюе буенча мастер-класс

19.15 – фолк-группа «Zakaria»

19.25 – Юлай Касимов

19.50 – DJ-set (башкорт мелодияләренә танылган диджей Malsi Music заманча биюләр)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International